САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көллият студентлары Дамир һәм Рафис абыйлар белән очраштылар

Бүген Сарман аграр көллиятендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, галим, тарихчы, шагыйрь, робагыйлар остасы Дамир Гарифуллин һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызның күренекле җырчысы, күп җырлар авторы Рафис Уразаев белән очрашу үткәрелде.

Алар студентларны үзләренең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырдылар, Дамир абый шигырьләрен сөйләде, Рафис абый Дамир абый сүзләренә язылган, шулай ук үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Укучылар Дамир абыйның шигырьләрен сөйләделәр, очрашу кунакларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев