САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Клара Булатова райондаш шагыйребезне зурлый

26 февраль көнне район үзәгендә райондашыбыз – фронтовик шагыйрь, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен” медале кавалеры, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин премиясе иясе, Халык мәгарифе отличнигы, гомерен туган авылында балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Әзһәр ага Габидинең “Җир кешеләр белән матур” дигән яңа җыентыгын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.

Әлеге чарада халкыбызның олуг һәм яраткан шагыйрәсе, күп мактаулы исемнәр һәм дәрәҗәле бүләкләр иясе Клара Булатова да катнашты. Моннан алда гына ул Әзһәр ага Габидигә багышлап язган берничә шигырен редакциядә калдырган иде. Без аларны төркемдәшләребез игътибарына да тәкъдим итәбез.

Хәлфәмә мәдхия
Укытучы, шагыйрь Ә.Габидигә багышлана.

Шигърият белән шашынган җенле Габиди,
Байтак кичерде башыннан инде Габиди.
Ул гомер буе сөйләде сүзнең турысын,
Ал да гөл генә, димәде, әйтте чынысын.
Дуамал башын имәде түрә алдында –
Яраклашуны белмәде һичбер чагында.
Күзгә күренгән дошманнан илне саклады
Һәм деннән язган “дуслар”дан телне яклады.
Барыбер шигырь үренә менде Габиди,
Татарның тугры әдибе Әзһәр Габиди.
“Тугры сүзем таш яра”, - дип яза Габиди,
Ялкын җанлы шагыйрь булып кала Габиди.
Кулларыма каләм алып ничә мәртәбә,
Салмак булдым рәхмәт язып шушы хәлфәмә -
Җыр үлчәмем җәдиди дә – сүзем кадими,
Синнән күчкән җен бар миндә, Әзһәр Габиди.
Хәтеремдә – класс, такта. Такта янында
Җавап бирәм Укытучы Әзһәр абыйга.
Ә Тактада шигъри юллар безнең каршыда,
“Ә.Г.” дигән имза тора шигырь астында.
Әюп Гәрәй түгел инде, кем булыр икән?
- Кем сүзләре бу, абый? – дим һәм җавап көтәм.
- Син авторын тикшермә, - ди Мөгаллим абый. –
Тыныш билгеләрен куеп чыксаң, шул ярый...
Мин үзсүзле: “Авторның, - дим, - ягъни “Ә.Г.”нең
Кайда басым ясаганын кайлардан белим?”
Аерымланган хәлләр әнә шигъри юлларда,
Һәр канунга гел искәрмә китереп чыгара.
Ә аннан соң җөмлә төрен ничек билгелим?
Аның ничек әйткәнлеген мин кайдан белим?
Ә.Г. аны я раслыйдыр, яки өндидер?
Я үзе дә ни әйтәсен әле белмидер.
Аның өчен ничек раслап куйыйм мин нокта?
Хәлфәм канәгать елмая: - Ярый, - ди, - тукта!
Дәреслектә булмаганны тоя күңелең.
((Тик нигәдер әйтми абый Ә.Г. кемлеген.)
Шактый еллар узгач кына белдек ахыры,
Тактадагы ул шигъри юллар авторы
Хәлфәм үзе булган икән – Әзһәр Габиди.
Укытмаган булса мине әгәр Габиди,
Мин дә бер шагыйрә булып китмәс идем лә,
Чичәнбикә булып гомер итмәс идем лә!..
21.08.1996.



Урман читендәге имәннәр без

“Урман читендәге имәннәр без” –
Шул исемдә иде китабың.
Урман эчендәге имәннәрнең
Берсе Шагыйрь үзе бит аның.
Урман кырларында үскән имән
Саклагандай урман ышыгын,
Туган телне саклап үтте көне
Без үскәндә Укытучының.
Укытучы иде Әзһәр абый,
Укытучы – шагыйрь Габиди.
Иҗат иткән әсәрләре аның
Үзе гали, үзе гадидер.
Шагыйрьләрне бик соң аңлыйлар шул...
(Бер шигыремдә шулай язылган),
Әмма укытучы Габидинең
Шагыйрьлеген үсмер чагымнан
Аңлап, тоеп, сизеп белүем хак:
Ләке мәктәбендә чагымда
Ул китерде Гали Хуҗиевны
Ләке балалары янына.
Шунда башлап тере язучыны
Күреп калган идем куанып,
Инде үзем күпме шигырь яздым
Шул мәктәптән җырлы юл алып.
Урман читендәге имәннәр без
(Ышыкта да юкса бар җирләр).
Урманнарны саклар имәннәрдәй,
Тел сагында яши шагыйрьләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев