САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Клара апа халык шагыйрәсе булу шатлыгын сарманлылар белән уртаклашты

Сарманга Клара апа килде .

22 август көнне район үзәк китапханәсенең уку залында сарманлылар Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы, галим Рәфкать Шаһиев; СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Рафаэль Төхвәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрә Клара Булатова; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның һәм Татарстанның язучылар берлеге әгъзасе, Сөббух Рәфыйков, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Сарман районының мактаулы гражданины, тарихчы, шәҗәрәче, робагыйлар остасы, галим, шагыйрь Дамир Гарифуллин; шагыйрә, прозаик, публицист һәм педагог, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләге лауреаты Рухия Ахунҗанова белән очраштылар. Кунаклар очрашуда катнашучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашуны әзерләгән үзәк китапханә хезмәткәрләре аларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, шигырьләрен сөйләделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев