САРМАН
  • Рус Тат
  • Күккә төкермә, үзеңә дә төшәр

    Республикада әйләнә-тирә мохиткә ясала торган зыян эзлекле рәвештә кимүгә таба бара - җөмһүрияттә алып барыла торган экологик сәясәт үзенең сизелерлек нәтиҗәләрен күрсәтә. Бу хакта 12 нче февральдә ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының узган ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясендә сүз алып барылды. Билгеле, республикадагы экологик иминлек нәтиҗәләрендә бөтен...

    Республикада әйләнә-тирә мохиткә ясала торган зыян эзлекле рәвештә кимүгә таба бара - җөмһүрияттә алып барыла торган экологик сәясәт үзенең сизелерлек нәтиҗәләрен күрсәтә. Бу хакта 12 нче февральдә ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының узган ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясендә сүз алып барылды.

    Билгеле, республикадагы экологик иминлек нәтиҗәләрендә бөтен җаваплы хезмәтләрнең, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең дә өлеше зур. Иң эре мөһим звено - "Татнефть", "КамАЗ", "ТАНЕКО", "Казаньоргсинтез" һәм башка шундый эре промышленность предприятиеләре. Болардан тыш, әйләнә-тирәнең чисталыгына ТР Фәннәр Академиясе, Экология һәм табигый байлыклардан файдалану проблемалары институты, вузлар, мәктәпләр, җәмәгать оешмалары һәм башкалар да зур өлеш кертәләр. Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә узган ел, мәсәлән, һаваны пычратучы матдәләр чыгару - 2, суны пычратучы матдәләрне ташлау 8,5 процентка кимегән. Табигатьне саклаучы чаралар өчен 2 миллиард сумнан артыграк акча тотылган, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча булган хокук бозулар өчен 27 миллион сумнан артыграк күләмдә штраф салынган.

    Коллегиядә билгеләп үтелгәнчә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иң мөһим бурычларның берсе - һаваның чисталыгын тәэмин итү. ТР экология һәм табигый ресурслар министры А.Сидоров "Нэфис косметикс" компаниясе җитәкчелеге белән алып барылган сөйләшүләрнең уңай нәтиҗәсе турында әйтеп үтте, "Татнефть"нең Россиядә беренче буларак нефть газын утильләштерү дәрәҗәсен 95 процентка җиткерүен ассызыклады. Предприятиеләрнең атмосфераны пычратучы матдәләр бүлеп чыгаруын киметүдән тыш, автотранспорт бүлеп чыгарган зарарлы матдәләрне булдырмауга да зур игътибар бирелә. Аларның 52 проценты - автотранспорттан. Ә эре промышленность шәһәрләрендә бу сан 70-75 процентка җитә. Бу уңайдан ТР Президенты Р.Миңнеханов үз фикерләре белән уртаклашты. Ул җәмәгать транспорты өчен трамвай, троллейбусларны күбрәк куллану, автотранспортны газ-мотор ягулыгына күчерү, экология өчен зарарлы транспорт куллануны чикләү перспективалары турында сөйләде.

    Әйләнә-тирә мохитне саклауда төп бурычларның чираттагысы - сулыкларның чисталыгын тәэмин итү. А.Сидоров барлык урыннарда да сулыкларның саклык зоналарын билгеләү кирәклегенә тукталды.

    Коллегиядә шулай ук канализация суларын чистарту, чистарту корылмалары калдыкларын утильләштерү, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү проблемалары, "Яшел рекорд" кебек агач утырту акцияләре һәм башкалар турында әйтелде.

    Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе М.Селиверстова Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау буенча эшчәнлеген югары бәяләде. РФ табигый ресурслар һәм экология министры С.Донской да ТР Президентының Татарстанга даими рәвештә игътибарны җәлеп итеп торуына рәхмәт белдерде.

    Татарстанда экологик проектларны тормышка ашыруда Универсиада да әйбәт стимул булып тора. "Универсиада кысаларында планлаштырылган барлык проектлар тормышка ашырылачак", - диде бу уңайдан Р.Миңнеханов. Ул яшәү урыныбызның чисталыгы нигездә үзебездән торганлыгын да билгеләп үтте. «Экологияне тамырдан яхшырту өчен үзаңны үзгәртергә кирәк. Зурларны үзгәртеп булмый, ә балалар - безнең киләчәгебез. Шуңа күрә балаларга экологик тәрбия бирүнең әһәмияте бик зур», - диде ул.

    Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан, районда да чаралар планы эшләнде. Аерым алганда, «Бүзат» чишмәсенә, Минзәлә елгасына реконструкция үткәрү, район үзәгендәге плотинаны төзекләндерү күздә тотыла. Җәлилдә каты көнкүреш калдыклары полигонының икенче чиратын сафка бастыру өчен проект эшләнә. «Татнефть» ярдәме белән Җәлил поселогына көнкүреш калдыкларын аерым җыю һәм сортировкалау өчен махсус техника һәм контейнер кайтарылды. Сарманга да берничә чүп машинасы кайтару буенча эш алып барыла. Сарманлылар шулай ук әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын саклау, «Яшел рекорд» кебек агач утырту акцияләрендә һәм башка чараларда актив катнашачаклар.

    Чисталык, дигәннән, Президент әйткәнчә, ул, чыннан да, нигездә үзебездән тора. Шунысын да әйтергә кирәк: аны булдыру гына түгел, саклау да мөһим. Тик үзебез кебек үк кешеләр көче белән төзекләндерелгән, мәктәп укучылары тырышлыгы белән чистартылган чишмә тирәләре, сулыкларның яр буйлары, урман аланнары табигатькә чыгып ял итүләрдән соң чүп-чар оясына әйләнеп кала. Сарман яшьләренең дә, кич урамга чыккач, җыелып утырган урыннарында үзләреннән соң чүп-чар калдырулары турында халыктан зар сүзләре ишетелгәли. Яшәгән җирлегебезнең чисталыгы үзебезнең иминлегебез өчен кирәк - бу хакта онытмасак иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: