САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Кәүҗияктә яшәүче Әнәс абый кызы Алсуның бар теләкләрен дә үти

Алсу Газизова 1997 елда Кәүҗияк авылында ике малайдан соң гаиләдә көтеп алынган кыз булып дөньяга килгән. Бүгенге көндә Яр Чаллы медицина көллиятенең фармация бүлегендә белем ала. Әтисе Әнәс "Сарман" агрофирмасында эшли. Алсуны барысы да кечкенәдән "әтисе кызы" дип йөртәләр икән. Әнәс абый кызының бөтен теләкләрен дә үти: кая теләсә -...

Алсу Газизова 1997 елда Кәүҗияк авылында ике малайдан соң гаиләдә көтеп алынган кыз булып дөньяга килгән. Бүгенге көндә Яр Чаллы медицина көллиятенең фармация бүлегендә белем ала. Әтисе Әнәс "Сарман" агрофирмасында эшли.
Алсуны барысы да кечкенәдән "әтисе кызы" дип йөртәләр икән.
Әнәс абый кызының бөтен теләкләрен дә үти: кая теләсә - шунда алып бара, нәрсә теләсә - шуны алып бирә. Алар кибеттә киемне дә икәү бергә сайлыйлар, җиләкне дә бергә җыялар, көтүгә дә бергә чыгалар.

Әтисе Алсуның авылга кайтканын бик сагынып көтеп ала. "Минем әтием - иң игътибарлы, иң уңган, иң булган, иң чибәр, иң ягымлы әти! Мин аны бик нык яратам!" - ди Алсу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев