САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияктә "Әлифба" бәйрәме" күңелле узган

" Чакырган җиргә бар!"- дигән татар халык мәкале. Оныгым Зөһрә " Әлифба" бәйрәменә чакыргач, бик сөенеп риза булдым. Җылы, кояшлы көн, тирә- як ап-ак, гүя табигать тә бүген бәйрәм икәнен искәртә. Бәйрәм буласы 1 нче сыйныф бүлмәсенә кергәч, таң калдым: матур итеп бизәлгән бүлмәдә " Әлифба" кунаклары. Интерактив такта да...

" Чакырган җиргә бар!"- дигән татар халык мәкале. Оныгым Зөһрә " Әлифба" бәйрәменә чакыргач, бик сөенеп риза булдым. Җылы, кояшлы көн, тирә- як ап-ак, гүя табигать тә бүген бәйрәм икәнен искәртә. Бәйрәм буласы 1 нче сыйныф бүлмәсенә кергәч, таң калдым: матур итеп бизәлгән бүлмәдә " Әлифба" кунаклары. Интерактив такта да һәркемне "сәламли". Бу елны 4 бала үзләренең беренче зур җиңүләрен бәйрәм итәләр. Алар хәзер чын укучылар булганнар: үсеп киткәннәр, игътибарлы, тәртипле, тыңлый, сөйли, укый беләләр. Укытучы апалары Зилә Фатыйх кызы бәйрәм программасы белән таныштырып, ихластан беренчеләрне бәйрәмнәре белән котлады. Беренчеләр " классташлары" дүртенчеләр белән берлектә шигырьле- җырлы монтаж куйдылар. Кунакта "Шәвәли" дә килгән иде. Әй мактанды да соң! Ә аннан сорау- мәсьәләләр белән беренчеләрне сынады. "5" легә җавап бирделәр балалар. " Әлифба" ны озаткач, " Туган тел"не җырлап каршы алдылар, җырга, биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәп директоры Шакирова Фәүзимә, әти- әниләр балаларга, Зилә апаларын рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде, бүләкләр бирде.

Соңыннан укучылар "Әлифба" белән фотога төштеләр. Чәй өстәлендә күчтәнәчләр белән сыйландылар.

Ярый әле барганмын бу матур бәйрәмгә! Балаларга һәм укытучыларга сәламәтлек телим. Күгебез аяз, балаларыбыз тынычлыкта үссеннәр, укысыннар!

Габдулла Тукайның "Эшкә өндәү" шигырендә бик дөрес әйтелгән бит: " Яшьлегеңдә күп тырышсаң...". ягъни күп укысаң зур кешеләр булып җитешәсең- балалар моны хәзер үк аңнарына сеңдерергә тиеш, минемчә.

Бәйрәмдә катнашучы әби Сахбетдинова А., Кәүҗияк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев