Кәүҗияктә иң шәп татар егетен билгеләделәр

22 февраль көнне Кәүҗияк мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Кичәне бәйрәм белән котлап авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов ачып җибәрде. Иң шәп татар егетен билгеләү буенча өч егет ярыштылар. Илназ, Ранис, Рәйхан барлык биремнәрне дә төгәл, җитез итеп башкардылар. Ярыш концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды....

22 февраль көнне Кәүҗияк мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Кичәне бәйрәм белән котлап авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов ачып җибәрде. Иң шәп татар егетен билгеләү буенча өч егет ярыштылар. Илназ, Ранис, Рәйхан барлык биремнәрне дә төгәл, җитез итеп башкардылар. Ярыш концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Тамашачыларга Гөлгенә Хәйруллинаның, Резедә Кәлимуллинаның, Лилия Гаязованың җырлары, кызларның күмәк биюләре ошады. Иң шәп татар егете исеменә Рәйхан Сабиров лаек булды. Барлык катнашучыларга авыл җирлеге исеменнән истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фәүзимә Шакирова, ветераннар советы рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар