САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияктә хуҗасыз йортларның ихаталарын да матурлыйлар

Җирлектә тырыш кешеләр яши. Матур, төзек йортлар, каралган ихата, яшелләндерелгән капка төпләре ерактан ук үзенә җәлеп итәләр, хуҗасының уңганлыгына ишарәлиләр. Бу җирлеккә кергән авыллар халкы хуҗасыз ихаталарга да битараф түгелләр, шуңа референдумда каралачак сораулар исемлегенә аларны әйләндереп алу мәсьәләсен дә керткәннәр. Шулай ук административ биналар - башкарма комитет, мәктәп, мәдәният...

Җирлектә тырыш кешеләр яши. Матур, төзек йортлар, каралган ихата, яшелләндерелгән капка төпләре ерактан ук үзенә җәлеп итәләр, хуҗасының уңганлыгына ишарәлиләр. Бу җирлеккә кергән авыллар халкы хуҗасыз ихаталарга да битараф түгелләр, шуңа референдумда каралачак сораулар исемлегенә аларны әйләндереп алу мәсьәләсен дә керткәннәр. Шулай ук административ биналар - башкарма комитет, мәктәп, мәдәният йорты территорияләре дә төзекләндереләчәк. Түбән Бикмәт авылының Чапаев урамына урам яктырткычлары кую планлаштырылган. Җирлеккә кергән авылларда зират өйчекләренә төзелеш материаллары алырга, аларны төзетергә, янгын гидранты алырга кирәк. Башка ниятләнгән эшләр дә бар. Алар белән халык, кичә референдумга килгәч, тагын бер кат бюллетеньнәрдән укып танышты һәм 99,5%ы уңай тавыш бирде.

фотолар: http://sarmanovo.tatarstan.ru/ алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев