САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияктә "Дуслар булыйк" дигән спектакль күрсәтелде

Кәүҗияк мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ландыш Нәсыйбуллина җитәкчелегендә "Яшь талантлар" түгәрәгенә йөрүче укучылар "Дуслар булыйк" дигән спектакль күрсәттеләр. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер ,чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә...

Кәүҗияк мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ландыш Нәсыйбуллина җитәкчелегендә "Яшь талантлар" түгәрәгенә йөрүче укучылар "Дуслар булыйк" дигән спектакль күрсәттеләр. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер ,чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала - гомерлек дуслары.

Бу спектакль тормышта авыр чакта да, яхшы чакта да һәрвакыт дуслар кирәклеген аңлатты. 3-4 нче сыйныф, укучылары рольләргә кереп, бик килештереп уйнадылар. Спектакль һәркемгә ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев