САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияктә балалар тыл ветераны белән очраштылар

Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кәүҗияк авылының "Кояшкай" балалар бакчасының балалары хезмәт һәм тыл ветераны Такыева Мәүлидә әбидә кунакта булдылар. Мәүлидә әбигә хәзер 87 яшь, ялгыз яшәүче кызы Фәйрүзә апа тәрбиясендә яши. Безне бик җылы каршы алдылар, хәл белергә кергән тагы ике күрше әби дә бар...

Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кәүҗияк авылының "Кояшкай" балалар бакчасының балалары хезмәт һәм тыл ветераны Такыева Мәүлидә әбидә кунакта булдылар. Мәүлидә әбигә хәзер 87 яшь, ялгыз яшәүче кызы Фәйрүзә апа тәрбиясендә яши. Безне бик җылы каршы алдылар, хәл белергә кергән тагы ике күрше әби дә бар иде. Балалар Мәүлидә әбинең һәрбер сүзен тын да алмыйча тыңладылар. Ул аларга сугыш чорында ничек хезмәт куюларын, икмәккә туймау, өс- башка кияргә булмау, әтиләрнең- абыйларның сугышта булулары турында бәйнә- бәйнә сөйләде. Сугыштан соңгы елларын искә алды Мәүлидә әби: " Сезнең кебек җылы, матур бакчаларга, мәктәпләргә йөрү булмады ул чакларда, чабата кидек, тирес- кирпече яктык, колхозда бөтен эшләр кул, ат көче белән эшләнде",- диде ул.

Мәүлидә әби ире Зөфәр абый белән 5 малай, бер кыз үстергәннәр. Егетләр Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннәр, кызы Фәйрүзә апа почтальон булып эшли.

Гәҗит- журналар күп, үз күзләрем белән укып ,ил- көн яңалыклары белән таныштым. Ярый " Сарман" атнага 2 килә, ә " Яшьләр" "көттерә, - дип көлдереп тә алды әбиебез. Мәүлидә әби балаларга үгет- нәсихәтләрен бирде: " Ипинең кадерен белегез, әти- әниләрегезнең сүзен тыңлап, тәртипле, итәгатьле булып, сәламәт үсегез".- дип, безне озатып калды.

Барысы өчен дә рәхмәт әйттеп, без әби белән хушлаштык.

Тәрбияче Сабирова Г. М

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев