САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кәүҗияктә "Ак Барс" белән "Бөркетләр" ярыштылар

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныфтан тыш чаралар еш үткәрелә. Спорт һәм хәрби-патриотик тәрбияләү ае дип игълан ителгән февральда да алар дәвам итәләр. "Мәктәпнең барлык укучыларын да ике командага бүлделәр: берсе - "Ак Барс", икенчесе "Бөркетләр" дип аталды. Ике команда да стена газеталары чыгардылар. Физкультура укытучысы Әзһәр абый Даутов...

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныфтан тыш чаралар еш үткәрелә. Спорт һәм хәрби-патриотик тәрбияләү ае дип игълан ителгән февральда да алар дәвам итәләр. "Мәктәпнең барлык укучыларын да ике командага бүлделәр: берсе - "Ак Барс", икенчесе "Бөркетләр" дип аталды. Ике команда да стена газеталары чыгардылар. Физкультура укытучысы Әзһәр абый Даутов төрле ярышлар үткәрде. Йомгаклау уеннары 22 февральда булды. Алар һәр сыйныфның строй җырлары конкурсы белән башланып китте. Башлангычлар "Күңелле стартлар"да катнаштылар, зуррак сыйныф укучылары боулинг, пионербол, аркан тарту һәм башка уеннарда катнаштылар. Нәтиҗәдә "Ак Барс" командасы гомуми исәп 25:23 белән җиңде," - дип, яшь хәбәрчеләребез Илназ Нуриәхмәтов һәм Рияз Фәйзелхаков яңалыклар белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев