САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кәүҗияк мәктәбендә февраль хәрби-патриотик айлык буларак үтте

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Шул айлык кысаларында мәктәптә бик күп чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар укучылары патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган шигырь укучылар бәйгесендә актив катнаштылар. "Үлемне җиңгән шагыйрь" дигән темага телдән журнал үтте. Дүрт бүлектән торган журнал...

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Шул айлык кысаларында мәктәптә бик күп чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар укучылары патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган шигырь укучылар бәйгесендә актив катнаштылар. "Үлемне җиңгән шагыйрь" дигән темага телдән журнал үтте. Дүрт бүлектән торган журнал шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына багышланды. Укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, истәлекләр белән таныштылар. "Ана бәйрәме" шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" уены бик кызыклы булды. 5-9 нчы сыйныф арасында өстәл теннисы, волейбол, баскетбол, мылтыктан ату, чаңгы ярышлары үткәрелде.

"Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!" дигән кичә дә күңелләрдә озак сакланыр. Бу кичәдә әтиләрнең "Чик сакчылары" командасы белән егетләрнең "Аюлар" командасы катнашты. Алар җитезлектә, уңганлыкта, тапкырлыкта, осталыкта көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, әтиләр командасы җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев