САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияк мәчетендә Изге Мәүлид бәйрәме үтте

20 нче ноябрьдә Кәүҗияк мәчетендә Изге Мәүлид бәйрәме үткәрелде.

Мәүлид – гарәпчә ТУУ дигән сүз. Мөхәммәд пәйгамбәребез салаллаһу гәләйһи вәссәләм туган ай. Рәсүлебез дөньялыкта һәм ахирәттә мәңгелек бәхет сәгадәткә, рәхмәткә ирешүнең тугры юлын Ислам дине белән күрсәтте. Тантанада катнашучылар вәгазьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр, салаватлар, касыйдәләр әйттеләр, Коръәннән сүрәләр укыдылар, Мөхәммәд галәйһиссәләм могҗизалары белән таныштырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Пәйгамбәребезнең Мәүлиден хөрмәт итеп, аны үткәрергә ярдәм иткән, мәчетебезгә су кертүгә булышкан, мәчетебезне тотуга үз өлешләрен керткән һәм күчтәнәчләрен алып килеп шушы мәҗлестә катнашкан һәммә кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Изге Мәүлид бәйрәменә килүегез үз йортларыгызда Мәүлид укыткан савапларны бирсен! Ветераннар Советы рәисе Шакирова Фәүзимә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев