САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияк балалары сәяхәткә бардылар

21 февраль - "Халыкара туган тел" көнендә Кәүҗияк балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбияче Гөлнара апалары белән урта мәктәпкә сәяхәткә - бәйрәмгә бардылар.

Татар теле укытучысы Роза апалары аларга туган тел турында сөйләде, әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар турында белемнәрен тикшерде. Балалар бик теләп Габдулла Тукай шигырьләрен атадылар, әкиятләрнең исемнәрен, табышмакларга җаваплар әйттеләр. Тарих укытучысы Рифат абыйлары мәктәп музеена чакырды, татар халкы, тормыш-көнкүреш әйберләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы картасы белән таныштырып, телләр, республикада яшәүче халыклар турында аңлатты. Сәяхәт балаларга бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев