САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китәләр инде кошлар

Рәхим итеп укыгыз, райондашлар!

Китәләр инде кошлар

Ямьле җәйдә гөлләр үсте,
Алсуланып алма пеште...
Инде көзнең сагыш төсе
Яшел киеменә төште.

Кыр казлары китеп бара,
Канатларын изи-изи.
Тезелешеп очулары
Зәңгәр киңлекләрне бизи.

Һава иңли моңсу тавыш,
Хушлашуы җиңел түгел.
Яз җитүгә кайтырлар, дип,
Күрешүләр көтә күңел...

Арага җил кермәсен

Тагын җитә көзләр,
Күңел җылы эзләр,
Җанга үтми кояш нурлары.
Көткәндә, кил, иркәм,
Ялыктырма, көтәм,
Иңнәремнән кочсын кулларың.

Алтын көзләрнең дә,
Безнең эзләрнең дә
Сары яфрак ерып барышы.
Синсез узган ара
Җанга яра сала,
Арта бара йөрәк сагышы.

Тагын җитте көзләр,
Күңел сине эзләр,
Юллар кушылырмы яңадан.
Икәү бергә чакта,
Сөю торыр сакта,
Салкын җилләр йөрмәс арадан.


Киттең инде

Бу җаныма нәрсә җитми дисәм,
Синең булмау икән янымда.
Йөрәгемне авыр тынлык баса,
Салкын бушлык тоям җанымда.

Күзләреңнең очкын нурлар сипкән
Тоймыйм инде серле карашын.
Үткәннәрдә моңсу уй калдырып,
Һаман ерагая барасың.

Күздән югаласың. Берәм-берәм
Күңел утлары да сүнәләр.
Әйтерсең лә, җылылыкны алып,
Сары сагышларга күмәләр.

Киттең инде... Әйтер сүзләрең дә
Өзелеп калды ,кабат ишетмәм.
Тик шулай да бер көн тыныч кына
Килеп керерсең күк ишектән.

Айсылу Кәлимуллина-Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев