САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапханә белән ике арага күпер салынды

Китапханә белән ике арага күпер салынды .

Китапханә - ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Шул серләрне ачар өчен, тарихны өйрәнер өчен, әдәплелек, игелеклелеккә өйрәнер өчен Иске Имән балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар китапханәгә юл тоттылар. Китапханә ишеген ачу белән үзеңнең серле дөньяга эләгүеңне тоясың-сине ,елмаешып, әкият геройлары “каршы ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X