САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапханәгә- 90 яшь

12 декабрь көнне сәнгать мәктәбендә китапханә ачылуга 90 ел тулуга багышланган тантана үтте. Бәйрәм белән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева, аппарат җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Дания Зиннәтуллина тәбрикләделәр. Китапханәчеләрне котларга күрше Мөслим районынан да кунаклар килгән иде. Мөслим киноучреждениесе җитәкчесе...

12 декабрь көнне сәнгать мәктәбендә китапханә ачылуга 90 ел тулуга багышланган тантана үтте. Бәйрәм белән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева, аппарат җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Дания Зиннәтуллина тәбрикләделәр. Китапханәчеләрне котларга күрше Мөслим районынан да кунаклар килгән иде. Мөслим киноучреждениесе җитәкчесе Илфат Сәхбетдинов изге теләкләрен шигъри юлларга һәм җырга салып ирештерде.Татарстан хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Дашгын Гасанов, "Шәфкать" үзәгеннән Миннәхмәт Гыймранов, район киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов, "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе членнары Рәис Кәлимуллин, Гафифә Гаффарова, Расыйха Гыйльфанова, Әнисә Минһаҗева, озак еллар китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Мөнәвәрә апа Кәлимуллина, Иске Кәшер китапханәсе мөдире Зина Якупова, мәдәният йорты методисты Энҗе Ихсанова, "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире Кәримә Авзалова күңел түрләрендә йөрткән иң җылы сүзләрен әйттеләр. Китапханәчеләр исеменә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиевтан, якташыбыз язучы Мәдинә Маликовадан, Татарстан милли, республика яшүсмерләр китапханәләреннән котлау телеграммалары да килгән иде.Юбилярлар хөрмәтенә үзешчәннәребез Рафаэль Гыйләҗев, Валентин Кузьмин, Рафис Уразаев, Албира Нәбиева, Рәзинә Гарифуллина, Раилә Асанова иң матур җырларын сузды, сәнгать мәктәбе укучылары һәм Миләүшә Зәйнуллина дәртле биюләрен башкардылар. 35 елдан артык район китапханәсендә эшләп, озак еллар шуның белән җитәкчелек иткән Флера апа Зиятдинова чыгышы да тәэсирле булды. Кичә барышында оригиналь котлау җибәрүчеләр, китапханә белән тыгыз хезмәттәшлек алып баручылар да билгеләнде, аларга рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук җитәкчеләр арасында иң күп китап укучы исеме дә яңгырады. Ул - Фәндәс Вәлиев. Китапханәнең махсус медален аңа китапханә директоры Роза Гайфуллина тапшырды. Китапханәчеләр кызыклы скетчлар да әзерләгән иде. Ахырда Кыш бабай белән Кар кызы котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев