САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район мәдәният йортында кичә узды

17 декабрь көнне Мәдәният елы кысаларында балалар үзәк китапханәсе Сарманның ике мәктәп укучыларын чакырып "Иң күп китап укучы бала", "Шушы яктан шушы туфрактан без" исемле бәйгеләргә нәтиҗә ясады. Китапханәчеләр балаларны бәйрәм белән котладылар. Балачак китаплы булуын теләделәр. Китап сөючеләр арасында оныкларына китапханә юлын күрсәтүче, үзе дә китапларны яратучыә әбиләр һәм...

17 декабрь көнне Мәдәният елы кысаларында балалар үзәк китапханәсе Сарманның ике мәктәп укучыларын чакырып "Иң күп китап укучы бала", "Шушы яктан шушы туфрактан без" исемле бәйгеләргә нәтиҗә ясады. Китапханәчеләр балаларны бәйрәм белән котладылар. Балачак китаплы булуын теләделәр. Китап сөючеләр арасында оныкларына китапханә юлын күрсәтүче, үзе дә китапларны яратучыә әбиләр һәм бакча яшендәге балалар да булды.Кунакка китаплар патшалыгыннан патшабикә дә килгән иде. Ул балаларга төрле кызыклы табышмаклар әйтте,һәм бергәләп әкият геройларын тану уенында катнашты. Бәйгеләрдә җиңгән балаларны грамоталар, рәхмәт хатлары, бүләкләр белән Үзәкләштерелгән китапханә директоры Гайфуллина Роза Юнысовна котлады.Сарман мәктәбеннән бертуганнар Латипова Рада, Латипов Камиль, Сарман гимназиясеннән Миннеяров Рүзәл һәм 3"А" сыныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Нафикова А.Я. ) концерт номерлары кичәне бизәде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев