САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киңәшмәдә мөһим мәсьәләләр каралды

Бүген район Советының утырышлар залында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды.

Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмәнең көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде. Беренче сорау - "Физик затларның милек салымнары турында. Өлешчә мобилизация кысаларында гуманитар ярдәм җыюны оештыру турында” район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов "2022-2023 елларның җылыту чорына объектларны әзерләү нәтиҗәләре турында" сөйләде. Өченче мәсьәлә - "2022 елның 9 аенда Сарман муниципаль районында терроризмга каршы комиссиянең эш нәтиҗәләре турында" муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтова чыгыш ясады. ”2023 елның I яртыеллыгы өчен “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына язылу кампаниясенең барышы” турында баш мөхәррир-Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабировага сүз бирелде.
Каралган барлык сораулар буенча да Фәрит Мөнәвир улы җитәкчеләр алдына конкрет бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев