САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәккә бару юлында

7-8 нче декабрьдә Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының V съезды үткәрелде. Билгеле булганча, быел июньдә Конгрессның оештырылуына 20 ел булды. Съездда безнең районнан делегат булып конгрессның Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Зилә Хуҗина катнашты. Ул анда алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты. - Бөтендөнья татар конгрессы 376...

7-8 нче декабрьдә Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының V съезды үткәрелде. Билгеле булганча, быел июньдә Конгрессның оештырылуына 20 ел булды. Съездда безнең районнан делегат булып конгрессның Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Зилә Хуҗина катнашты. Ул анда алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты.
- Бөтендөнья татар конгрессы 376 милли-мәдәни оешманы берләштерә. Аларның 203 е - Россия Федерациясендә, 123 е чит илләрдә эшли. Съездда Татарстаннан, 35 илдән 800 ләп делегат, 300 ләп кунак катнашты. Конгресста катнашучылар арасында Америка, Финляндия, Швейцария һәм башка бик күп илләрдән делегатлар һәм кунаклар бар иде. Алар ике көн дәвамында пленар утырыш һәм өч - "Татар милләтенең үсеш юллары", "Татар халкының үзаңы формалашуда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең роле", "Татар мәгълүмати киңлеге: реалийлар һәм перспективалар" дигән секцияләр эшендә катнаша алдылар.
Съездда катнашучыларны иң элек республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде, милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклауның, тагы да үстерүнең дәүләткүләм мөһим мәсьәлә икәнлеген билгеләп үтте. РФ Дәүләт Думасы вәкилләре котлау сүзләрен җиткерделәр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның 2007-2012 нче елларда башкарылган эшләр буенча отчеты тыңланды. Чит илләрдән килгән милләттәшләребез үз илләрендә милләт, тел, гореф-гадәтләрне саклау буенча алып бара торган эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Халкыбызның милләтпәрвәр уллары һәм кызлары милләтебез, телебезне саклау буенча булган уй-фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
2010 нчы елгы Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясе барышында халкыбыз үзенең бердәмлеген, илдә сан буенча икенче милләт икәнлеген күрсәткән иде. Съезд татар халкының этномәдәни үсеш һәм берләшү юлларын билгеләде. Татарстан Республикасының татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, үзенчәлеген саклау буенча зур эш башкаруы билгеләп үтелде.
Милли күтәрелеш чорында барлыкка килгән Бөтендөнья татар конгрессы милләттәшләребезне туплый торган гомуммилли оешма ролен башкара. Милли-мәдәни оешмалар, җәмгыятьләр саны арта, чит илләрдәге милләттәшләребез белән элемтәләр ныгыганнан ныгый бара. Татар яшьләренең эшчәнлеге активлашты. "Россиянең татар авыллары" оешмасын булдырылды. Аның кысаларында Россия төбәкләрендә Сабан туйлары, ат чабышлары, башка конкурслар уздырыла. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә "Түгәрәк уен" фольклор коллективлары фестивале үткәрелә. Мондый мисалларны күпләп китерергә була.
Съездда шулай ук милләттәшләребез үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Милли-мәдәни оешмалар арасында хакимият һәм идарә органнары белән тиешле багланышлар урнаштыруга ирешә алмаучылар бар. Татар яшьләре арасында катнаш гаиләләр, никахсыз яшәүчеләр арта бара, туган телдә сөйләшүчеләр кими. Ил төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез үз туган телләрендә белем алуны гамәлгә ашырып бетерә алмыйлар.
Съездда катнашучылар халыкның этномәдәни тәңгәллеген, уникаль, үзенчәлекле мәдәниятен, телен, традицияләрен, динен һәм буыннар арасындагы бәйләнешләрне саклауны өстенлекле юнәлешләр дип таныдылар. Съезд Россиядә яшәүче халыклар арасында милләтара һәм динара татулык, милли-территориаль төзелеш принципларын саклап калу, чит илдәге ватандашлар белән хезмәттәшлекне киңәйтү, татар халкын этномәдәни үстерү буенча РФ дәүләт программасы проектын эшләү, татар мәктәпләрен булдыру һәм саклап калу һәм башкаларны зарури дип санады.
Резолюция, Татар халкының этник тәңгәлләген саклап калу концепциясе, Мөрәҗәгать кабул ителде. "Бөтендөнья татары" Халыкара җәмәгать берләшмәләре союзы" Уставына үзгәрешләр кертелде. "Татар иле" Бөтендөнья татар социаль челтәре тәкъдир ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе итеп кабат Ринат Закиров сайланды.
Съезд барлык катнашучылар башкаруында "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Анда катнашучылар республикабызның берничә районында булдылар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башкаларның эшчәнлекләре белән таныштылар.
РӘСЕМДӘ: З.Хуҗина кон-грессның Буа районы бүлекчәсе җитәкчесе Р.Садриев белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев