САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кичә районда Уңыш бәйрәме үтте

Авыл хужалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт куйган игенчеләр, терлекчеләр, чөгендер игүчеләр хөрмәтләнде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов районнын республикада алдынгылык яулавын, хезмәт тәҗрибәбезне башкаларга да урнәк булуын билгеләп үтте, олы рәхмәтен белдерде, алдынгыларга Мактау грамоталары тапшырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бәйрәм белән тәбрикләп, киләчәктә дә уңышлар теләде,...

Авыл хужалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт куйган игенчеләр, терлекчеләр, чөгендер игүчеләр хөрмәтләнде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов районнын республикада алдынгылык яулавын, хезмәт тәҗрибәбезне башкаларга да урнәк булуын билгеләп үтте, олы рәхмәтен белдерде, алдынгыларга Мактау грамоталары тапшырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бәйрәм белән тәбрикләп, киләчәктә дә уңышлар теләде, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырды. "Агрокөчтөркем" җәмгыяте җитәкчелегеннән дә матур теләкләр яңгырады. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Авыл хезмәтчәннәрен тәбрикләрә Татарстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм аның иҗатташ дуслары килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев