САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кичә Ләкедә 55 миллиметр яңгыр яуган

Бу яңгырлар кайчан туктар инде, дигән сүзләрне еш ишетәбез соңгы көннәрдә. Әле бит алар һаман ява! Ә менә авыл хуҗалыгы белгечләре аларны бер дә артык димиләр. Күпьеллык уртача күрсәткечләр буенча, июнь аенда уртача 63 миллиметр явым-төшем булса, норма санала икән. Дөрес, июнь башыннан инде 73 миллиметр яуган авыллар бар. Якшәмбедә...

Бу яңгырлар кайчан туктар инде, дигән сүзләрне еш ишетәбез соңгы көннәрдә. Әле бит алар һаман ява! Ә менә авыл хуҗалыгы белгечләре аларны бер дә артык димиләр. Күпьеллык уртача күрсәткечләр буенча, июнь аенда уртача 63 миллиметр явым-төшем булса, норма санала икән. Дөрес, июнь башыннан инде 73 миллиметр яуган авыллар бар. Якшәмбедә генә дә, мәсәлән, Ләкедә - 55, Кәүҗияктә - 47, Сарманда 36 миллиметр яуган. Шул ук вакытта Нөркәй, Карашай Саклау, Шәрләрәмә якларында ул 30га да тулмый. Ничә еллар рәттән килгән корылык аркасында туфракта дым запасы бөтенләй калмаган. Бу яңгырлар да сөрү катламыннан узмаган әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев