Кибетләрдә ничек алдыйлар?
Йорт янындагы кибетләргә кереп тиз генә кирәк-яракларны алып чыккач, сатып алучы еш кына чекны тикшереп тормый. Чекны кибеттәге чүп савытында калдыручылар да бар. Пакетка эләгеп кайткан чекны тикшергәч, алдау очракларын ачыклаган кешеләр дә аз түгел икән.
Сатып алучылар үзләре белән булган хәлләрне социаль челтәрләргә язган очракта, андый алдау очрагының күп булуы ачыклана.
Инстаграм социаль челтәрендә дә шундый хәл белән уртаклашканнар. «Мин дүрт йогырт кына алдым, ә аны алты дип сукканнар. Сатучы гафу да үтенеп тормый: „Ялгыш басылгандыр“, — ди. Ник соң ул ялгыш өч дип басмый? Мин помидор алмадым, ә чекта ярты кило помидор бар. Берсендә биш туңдырма алдым, арада берсе 63 сумнан булган, калганнары арзанрак бәядән, чекта иң кыйммәт бәяне бишкә тапкырлаганнар. Гафу үтенеп, акчаны кире картага кайтардылар. Соңгы тапкыр товарны кире кайтарганнан соң бер айга якын вакыт узды, акча кайтмады», — дип язган инстаграмда журналист Гөлүзә Василова.
Димәк, иң еш кулланыла торган алдау алымнары:
Еш кына кибетләрдә акция буенча арзан бәягә сатылган товар кассада зуррак бәядән санала. Ул очракта сатучылар бәяне алмаштырып өлгермәү сәбәбе белән аклана.
Бер үк товарны берничә данәдә алган очракта, чекта аның саны күбрәк күрсәтелә, мәсәлән, дүрт бер үк төрле шоколад алган очракта, чекта аның биш булып куюы бар.
Авырлыгы кассада үлчәнеп сатыла торган товарның авырлыгы артыграк булып кертелә.
Ул алдануны соңыннан аңлаган сатып алучыларның барысы да кире кибеткә барып, дөреслекне ачыклап та йөрми, тик дөреслек өчен көрәшүчеләр дә бар. Ул вакытта акчаны кайтару белән авырлыклар да килеп чыгарга мөмкин. Товар банк картасы белән түләнгән булса, акчаның кире кайтуын берничә көн көтәргә туры килергә мөмкин.
«Кассада күп әйбернең бәясен арттырып сугалар шул. Әллә сатучылар игътибарсыз, әллә үзләренә файда булсын дип эшлиләр. Элек артык игътибар бирмәдем, касса янында чекны карарга уңайсызлана идем. Хәзер чекны карарга өйрәнеп киләм. Сок, йогырт, эремчек кебек әйберләрне күп алам мин. Бишне алсам, кассада бер данәгә булса да арттырып сугалар. Кибеттә бала белән булганда җайлап чек карап торып булмый, барысы да өйгә кайткач кына беленә», — дип язган инстачы.
«Мин инде ике-өч ел гел касса янында тикшерәм. Бервакыт миңа берничә йогырт урынына 69 данә санаганнар иде, шул истә калды», — дип язган икенче ханым.
«Һәрвакыт карап чыгам, ике чекның берсендә „ялгыш“ басалар», «У, рәхәтләнәләр генә алдап, бик еш була. Мин хәзер кибеттә үк чекны тикшерә башладым», — диючеләр дә бар аңа.
Бөтен кибеттә дә андый хәл булмавын раслаучы кулланучылар да бар. «Безнең яндагы кибеттә шундый шәп кассирлар. „Бәясен карадыгызмы?“ — дип кат-кат төпченәләр. Суккан чекны башта үзләре тикшерә, әгәр бәяләр туры килмәсә, йөгереп барып, бәянамәне алып килә һәм шул бәядән суга», — дип язган бер ханым.
Чыганак: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев