САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәйдәр Гыйльфанов район халкына Сабантуй оештырды

Кичә – 21 июнь көнне Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов туган авылы Буралы Чишмәдә район хакимияте ярдәме белән Сабантуй оештырды.

Билгеле булганча, 40 йортлы бу авылда халкыбызның милли бәйрәме шактый еллардан бирле үткәрелмәгән. 
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, бәйрәм теләкләрен җиткерде, бәйрәмне үткәрү өчен ярдәм кулын сузучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Сабантуйда Хәйдәр Гыйльфановның иҗатташ дуслары - җырчылар, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, Алмаз Ишморатов, Равил Галиев катнаштылар. Үзебезнең районда яшәүче Дилүс Гомәров, Раилә Маннанова да матур җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. 
Бәйрәм кызыклы уеннар, күмәк биюләр белән аралаштырылды. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев