САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер шәмнәре хәтер сагында торалар

22 июнь - Ватаныбыз тарихында иң кайгылы - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.

Бу көнне без яу кырларында ятып калган, фашист лагерьларында гомерләре өзелгән һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурыч башкаручыларга, Ватаныбыз саклаучылары, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләр, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.

Район оешмаларында балаларда да туган якны ярату, батыр сугышчылар белән горурлану, өлкәннәргә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан әңгәмәләр үткәрелде. Чараларда катнашучылар һәйкәл янында "Хәтер шәмнәре һәрвакыт янсын”, - дигән теләк белән шәмнәр кабыздылар.

Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!

Реклама

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев