САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле сарманлылар, нинди кыяр файдалырак, дип уйлыйсыз? 

Хәзер - бакчаларда кыяр өлгергән чак. Кемдер аны кышка ашарлык итеп, банкаларга тозлап куя, кемдер исә, хәзер ашар өчен, аз гына тоз сибеп әзерли.

Кайсысы организм өчен файдалырак соң? Әлбәттә, кистереп кенә җавап бирүе кыенрак. Хәзерге вакытта аз тозлысын ашасаң, отышлырак кебек. Аларда, тозлысына караганда, ике тапкырга тоз күләме азрак. Шунысы да бар: тоз организмдагы сыеклыкны тоткарлый. Кичтән тозлы кыяр ашап ятсагыз, иртәнгә 500 граммга артуыгызны көтегез. Әмма моңа куркырга кирәк түгел, аларның организмга зыяны юк. Ул бит май катламы хасил итми, артык килограммнар тиз арада чыгып бетәчәкләр. Ә аз тозлы кыярлар тәмлерәк булсын өчен, аңа бераз укроп, чия, имән яфраклары кушарга киңәш итәбез.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев