САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле дуслар, балаларыгызны әдәпкә өйрәтәсезме?

Бала әдәп, әхлак төшенчәләре белән балалар бакчасында ук таныша башлый.

Мәктәпкә укырга кергәч тә, укытучылар шул юнәлештә тәрбияне дәвам итәләр. Әдәпле гаиләдә ата-ана үз баласының тәртипле булуын тели. Ял иткән урыннарны үзеңнән соң чистартырга кирәклеге, теләсә кайда чүп ташларга ярамаганлыгы хакында даими язып та, кисәтеп тә торабыз. Күрәсең, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тәрбияле тоту кагыйдәләрен барысы да ишетеп, аңлап бетерми, әллә кирәксенмиме? Бүген мәктәптән кайтып килүче берничә укучының әдәпсезлеге шаккаттырды. Бушаган калай банкалы сок савытларын юлга ташлап, башта тибеп кайттылар, аннан таптап китеп бардылар. Кисәтүгә дә карамастан, чүпләрен алмыйча, бернинди реакциясез китеп бардылар. Бу - уйландыра торган мәсьәлә. Башкаларның хезмәтен хөрмәт итмәү дип атала бу. Кем гаепле? Мәктәпме, ата-анамы, җәмгыятьме? Әйдәгез, бераз фикерләшеп алыйк әле. Җавапларыгызны комментарийларда калдырыгыз, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев