САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби комиссариат юбилеен бәйрәм итте

Кичә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлекчәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

 

 8 апрельдә хәрби комиссариат оешуга 100 ел тулды. Ә киләсе елда район бүлекчәсе үзенең 80 еллыгын бәйрәм итәчәк. Коллективны бәйрәмнәре белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, “Халыклар дуслыгы” йорты вәкиле Рушад Солтанов тәбрикләделәр, коллективка уңышлар теләп, алдынгыларга Мактау грамоталары тапшырдылар. Хәрби комиссар Дашгын Гасанов, тантанада катнашучыларны сәламләп, хезмәттәшлек күрсәткән оешма җитәкчеләренә 100 еллык юбилей уңаеннан истәлек медальләре тапшырды. Без дә шундый бүләккә ия булдык. Шулай ук Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодинның Мактау грамотасына да лаек булдык. Кичәгә шушы тармакта хезмәт куйган ветераннар да чакырулы иде. Алар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, хәзерге коллективка уңышлар теләделәр.

Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев