САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш дәвам итә

Бүген солдат шинеле киячәк егетләребезне Мәскәү өлкәсенең Сергиев-Посад районындагы Шарапово бистәсендә урнашкан хәрби частькә озаттык

Җәлил бистәсеннән, Сарман, Петровка Завод, Зур Нөркәй авылларыннан – унике, Мөслим районыннан тугыз егет, исән-сау хезмәт итеп кайтырга сүз биреп, саубуллаштылар. Без аларга армия хезмәтен уңышлы үтүләрен, командирларыннан алар турында туган якларына яхшы хәбәрләр генә килүен телибез.
Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат әлеге часть белән даими элемтәдә тора, егетләр янына барып, хәлләрен белеп кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев