Холестерин күбәйгәндә ничек тукланырга?
Кеше организмында холестерин күбәйгәндә нинди ризыклардан тыелырга кирәк. Һәм нинди ризыкларны ашарга ярый.
Тыелырга:
- майлы ит, балык ризыкларыннан;
- иртән йомырка пешереп ашаудан;
- яңа пешкән икмәк –камыр ризыклардан;
- төрле консервлардан, эшкәртелгән ит – колбаса, сосискалардан;
- майлы шулпалы ашлардан;
- югары майлылыктагы сөт ризыкларыннан;
- шоколад, куе кофе һәм какаодан.
Файдалы дип санала:
- яшелчә ашлары;
- парда пешерелгән яки томалап әзерләгән майсыз балык, ит ризыклары;
- аз майлылыктагы сөт ризыклары;
- карабодай, солы ярмасы, тары боткасы;
- пешерелгән яки чи килеш яшелчәләр – кабак, кабачки, баклажан, кәбестә;
- аз май салып болгаткан винегрет, салатлар;
- диңгез ризыкларының кайбер төрләре;
- ногыт борчагы, фасоль, коңгырт дөге.
Фото һәм материал:http://tulachi.ru/news/stati/kholesterin-kbygnd-nichek-tuklanyrga сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев