САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әхнәф абый оныкларын да икмәк кадерен белергә өйрәтә

- Миннән дә бәхетле кеше юк икән. Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрергә насыйп булды, - ди Илексаз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Сәләхетдин улы Сәләхетдинов.

Туган колхозында чирек гасыр тракторда эшли Әхнәф абый. Авыр, газаплы сугыш еллары күңеленә тирән яралар салса да, бервакытта да зарланмый, сүз саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен укый. Үзе ипи ашап үсмәгәнгә, балаларына да, оныкларына да икмәк кадерен белергә кирәклеген гел кабатлап тора. Кычыткан ачлыктан саклап калды, ди ул. Бүгенге көндә ветеран улы Фирдәвес гаиләсендә гомер кичерә. Тырыш хезмәттә үткән елларын искә төшерә-төшерә, куяннар, кәҗәләр карый, бер дә эшсез торырга яратмый.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медале тапшырырга баргач та, үзен кызыксындырган сорауларын бирде. “Сарманга төшеп, хәл итәсе эшләрем бар. Үзем башкарып чыга алмасам, синең янга керермен, ярдәм итәрсең әле”, - диде тынгысыз ветеран. Менә шундый тиктормас, “боевой бабай” әле ул Әхнәф абый.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев