САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәмит һәм Гүзәл Габидуллиннарның “Безнең ишегалды” дигән үз проектлары эшли

“Безнең ишегалды” проекты Сарманда моннан дистә ел элек үк гамәлгә ашырыла башлады дияргә мөмкин.

  • Моннан берничә еллар элек Ленин урамындагы 61 һәм 63 йортлар каршында булдырылган ял урынын да шушы проектка туры килә. Хәер, аны “ял урыны” гына түгел, “балалар мәйданчыгы”, “бакча” дип тә атап буладыр. Чөнки биредә балалар өчен матур итеп бизәлгән таганнар, уенчыклар, уен җиһазлары да, төрле чәчәкләр, файдалы дару үләннәре өчен аерым урыннар да бар. Ә бу гаҗәеп урынны булдыручылар – Хәмит һәм Гүзәл Габидуллиннар.
    Соңгы елларда ял урыны тагы да киңәйде. Аңа әрекмән, кычыткан, сукыр кычыткан, донник, бәбкә үләне кебек дару үләннәре урыннары, чия һәм миләш агачлары өстәлде, чәчәклекләр урыны да шактый артты.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев