САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Хәлсезлекнең сәбәбе – дөрес тукланмау

Әгәр тиз арыйсыз икән, димәк, сезнең туклану рационыгыз балансланмаган, витаминнар, минераль матдәләргә бай түгел. Азык-төлек организмга көч кертергә, нервларны тынычландырырга, матдәләр алмашын яхшыртырга тиеш.

Күрәгә белән йөзем йөрәк һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җиләк-җимешләр калий, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк. 

      Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара.
  
      Әчегән сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәк эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системаны ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга булыша.

      Банан – энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кебек көч кертми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.

 

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/khlsezlekne-sbbe-dres-tuklanmau

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев