САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатыйп ага Миңнегулов гомер бәйрәмен Сарманнан башлады

12 майда якташыбыз – татар әдәбияты галиме, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, “Халыкара ел кешесе”, Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди, Соббух Рәфыйков исемендәге халыкара премияләр лауреаты, Казан университетының мактаулы профессоры, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче һәм башка бүләкләр иясе Хатыйп Миңнегуловның – 80 яшьлек юбилее.

Бүген Сарман сәнгать мәктәбендә аның гомер бәйрәме уңаеннан зур очрашу үткәрелде. Анда Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов, балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, А.Алиш, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗанов, филология фәннәре кандидаты, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев, язучы, шагыйрь, тарихчы, шәҗәрәләр төзү остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Соббух Рәфыйков, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Дамир Гарифуллин, юбилярның төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр һәм башкалар катнаштылар. 
Хатыйп аганы, мәртәбәле кунакларны, очрашуда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аның урынбасары Индира Сәхипова сәламләделәр. 
Очрашу кадерле истәлекләргә, күңелле мизгелләргә бай булды, Сарманның җыр һәм бию осталары чыгышлары белән аралаштырылып алып барылды. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев