САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Халыкара туган тел көне уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар үтте

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә багышланган чара үтте.

 Аны татар теле укытучысы Рәмзия Салихова  үткәрде. Иң элек укытучы бу бәйрәм тарихы белән таныштырды, аннан соң чара интеллектуаль уен рәвешендә дәвам итте. Биремнәр төрле иде: шигырьләрдәге төшеп калган сүзне әйтеп бетерү, я дүртьюллыкның соңгы ике юлын искә төшерү, русча фразеологик әйтелмәнең татарча вариантын дөрес итеп әйтеп бирү, мәкальнең икенче өлешен дәвам итү. Уенда җиңелүче булмады. Кемнәр җавап бирергә тырышты, барысы да җиңүче булды. Чөнки алар үз телләрендә җавап бирделәр. Уен укытучыларга да, укучыларга да бик ошады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X