САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Халыкара туган тел көне уңаеннан Чурашта төрле чаралар үтте

19 февральдә Чураш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Халыкара Туган тел көненә багышланган кичә әзерләделәр.

Презентация ярдәмендә бу көннең ничек, кайчан килеп чыгуы турында аңлатылды. Укучылар үзләренең белгәннәре белән уртаклаштылар. Бер- берсенә шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр.Кичәнең икенче өлешендә « Тапкырлар һәм зирәкләр « бәйгесендә көч сынаштылар.Табышмакларга җаваплар эзләделәр, үзләре белгән  тирән мәгънәгә ия булган татар мәкальләрен барладылар. Татарстан тарихы, истәлекле урыннары, танылган шәхесләре , табигатенә , символларына кагылган бик күп сорауларга җавап бирделәр.Бер укучы да призсыз калмады. Кичә « Мин яратам, сине , Татарстан « җыры белән тәмамланды

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев