САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык күбрәк ут һәм су өчен борчыла

"Халык контроле"нә кергән мөрәҗәгатьләр ун көн эчендә карала.

Билгеле булганча, республикада илкүләм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә бик күп социаль мәсьәләләрне хәл итеп була.
Әйтик, законсыз сатылган алкогольле эчемлекләрдән башлап, юллар торышы, тиешсез урында барлыкка килгән чүплекләргә кадәр. Агымдагы елның өч аенда сарманлылардан күпме мөрәҗәгать кергән, аларның күпмесе хәл ителгән? Без бу сорауларны район Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы Марат Алиуллинга юлладык.
- Агымдагы елның өч аенда “Халык контроле”нә барлыгы 36 мөрәҗәгать керде. Кышның карлы булуы эзсез үтмәде: аларның күпчелеге – юллардан, тротуарлардан, машина кую урыннарыннан, ишегалды территорияләреннән карны чистарту буенча. Кергән мөрәҗәгатьләрнең 29 ы хәл ителде, 4 се буенча эш планлаштырылды, 1 се җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә кире кагылды, 2 се буенча эшләр башкарыла. Әйтик, Җәлил поселогыннан: “Тротуарлардан, подъезд яннарыннан карны чистартсыннар иде. Йөрерлек тә, коляска белән дә үтәрлек түгел”, - дип үтенделәр. Нәтиҗәдә тротуарлар, йорт яннары кардан чистартылды. Шул ук Җәлил поселогыннан: “Биш меңнән артык яши торган шәхси секторда канализация юк. Барлык юынтык сулар йорт яннарындагы отстойникларга - канализация чокырларына җыела”, - дип хәбәр иттеләр. Кызганычка каршы, Җәлил поселогындагы шәхси секторда канализация челтәре төзү каралмаган. Йорт хуҗалары хуҗалыкларын канализация чокырлары, септиклар яки герметик резервуар-приемниклар белән үзләре тәэмин итәргә тиешләр. Әлбәттә, СНиП, СанПиН таләпләре үтәлергә тиеш. “Урамыбыздагы ут янмый”, - дигән мөрәҗәгать исә үтәләчәк, ул эш планына кертелде. “Ремонттан соң подъезд ишеге янына су җыела торган булып калды. Су ерып керергә кирәк. Су агып китсен өчен, асфальтны кисеп, ерганак ясап булмыймы?”, “Электр баганалары эшләми”, - дигән мөрәҗәгатьләр дә – үтәлү стадиясендә. “Краннардан кайнар су урынына салкын су ага”, - дигән кимчелек тә төзәтелде, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев