САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Күңел чаткыларын – халыкка”

Бистәбезнең – 55, “Җәлилнефть” идарәсенең 60 еллыгы уңаена әзерләнгән язмаларыбызны туплап, 41 авторны сөендереп, туган ягыбызга, аның матур табигатенә, бистәбезгә, анда яшәгән һәм эшләгән хезмәт ияләренә багышланган матур-матур юлларыбыз “Күңел чаткыларын – халыкка” исеме белән китап булып басылып, кулыбызга килеп керде.

Аны тәкъдир итү кичәсендә ветераннар, укучы балалар белән бергә “Җәлилнефть” идарәсе җитәкчеләре Малик Каюмов, Владимир Филимонов, Рафаэль Харисов, бистә советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Гөлнара Гарифуллина, Республика язучылар берлеге әгъзалары Йолдыз Шарапова, Минзифа Әхмәтшина, Республика журналистлар берлеге әгъзасы Рәйхана Мирсәетова килгәннәр иде. Китапны кулына алып, матур сүзләр сөйләүчеләргә, “Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларының хезмәтен күрә белүчеләргә ничек рәхмәт әйтмисең ди. Хәзер аның укучыларына барып җитәсен, укып чыккач, фикерләрен уртаклашуларын гына көтәсе калды.

Әнисә Минһаҗева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев