САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәефегезне күтәреп, елмаеп алыгыз, райондашлар!

Кәефегезне күтәреп, елмаеп алыгыз, райондашлар!

Могҗиза

8 март иртәсендә Фәрвәйнең хатыны гел көзге каршында бөтерелә. Чәчләрен бер туздыра, бер җыя, төрлечә басып, елмаеп та алгалый, бер-ике алга-артка атлап та куя. Ир, түзми:

– Әллә көзгедә табигать могҗизасы күрдеңме? – ди, шаяртып.

– Аны мин кияүгә чыккач ук күрдем инде, - дип, аның авызын каплый хатын.

 

Тыпырчыну

 Бер атналап күрешми тоганнан соң Ибрай дусты янына керә.

– Ай-яй, - ди ул, йорт эчендәге үзгәрешләргә шаккатып. – Яңа телевизор белән стенка алып җибәргәннәр! Нык тырышасыз!

– Тыпырчынабыз инде, - дигән була Фәрвәй, тыйнаклык күрсәтеп.

– Күр әле! Яңа диван да алганнар!Во дают!

– Тыпырчынган булабыз инде, - дип җавап бирә хуҗабикә дә.

 Ибрай өенә бик дулкынланып кайта да Шәмсенурын каршына утыртып, фикерен белдерә:

– Фәрвәйләр, тыпырчына торгач, баеганнар! Нигә безгә дә тыпырчынмаска, ә!

 

Давление

Кибеттән кайтып килүче Фәрвәй капка төбендә утырган Зәйтүнә карчыкка тап була.

 – Әби, хәлләрең ничек? – дип сорый ул.

 – Чирләп торам әле, улым.

– Кай җирең авырта соң?

– Давление белән кан басымы күтәрелеп интектерә.

 Фәрвәй беразга аптырап кала. Давление белән кан басымы бер үк нәрсә ич.

– Аның кан басымына түзеп була инде, әби. Ну давлениесе авыррак, ул бит давить итә, - ди ул, йөзенә бик җитди кыяфәт чыгарып.

 

Балет

Кәүкәбел авырып тора. Иренә бәрәңге алыша алмавына бик борчыла үзе. Фәрвәй аны юатырга керешә:

– Син беләсеңме соң минем бакчага ничек итеп чыкканны? Бәрәңге алырга чыгу – минем өчен операга бару. Бер кулда – чиләк, икенчесендә – көрәк, тагын ник ирәк?! Бу мизгелләр – минем өчен бәйрәм. «Кармен», «Спящая красавица», «Лебединое озеро», «Аида», кыскасы, чын опера инде.

Ир, хыялланып китә, ничек итеп бәрәңге алырга чыкканын тасвирларга теләп, өй эчендә балерина кебек сикереп күрсәтә һәм… капкачы ачык бәрәңге базына мәтәлеп төшә. Өйдә тынлык урнаша. Бераздан баздан тавыш килә:

–Күрдеңме, карчык? Менә бусы опера гына түгел, балет инде. Нинди фигура ясадым – высший пилотаж!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев