САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәбестәгә нинди ашлама сибәргә?

Сыер тизәге төнәтмәсенә минераль ашламалар кушарга кирәк.

Кәбестә күчәне барлыкка килсен һәм башы тыгыз булып формалашсын өчен, июльдә кәбестәгә ашлама кертергә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кәбестәгә минераль ашламага сыер тизәге кушып сибәргә кирәк. Сыер тизәгеннән ашлама ясау өчен ун литрлы чиләккә өч кило тирес салырга һәм өстенә җылы су агызырга. Капкачын каплап, җылы урында ике көн төнәтергә.

Кәбестәгә сибәр алдыннан, 2 литр сыер тизәге төнәтмәсенә 8 литр торган су салырга. Шуңа 5 грамм мочевина, 15 грамм суперфосфат, 10 грамм калий сульфаты кушарга. Минераль ашламаларны сыер тизәге төнәтмәсенә кушканчы, кайнар суда эретергә кирәк.

 Ашлама салыр алдыннан, кәбестәгә яхшылап су сибегез. Эссе вакытта ашламаны иртәнге алты белән җиде арасында, салкынча булганда, иртәнге сигез белән тугыз арасында сибәләр. Ашламаны кичке җидедән соң да сибәргә була. Төнәтмәне сусипкечкә салып, кәбестә төпләрен сибәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-07-2021/iyuld-k-best-g-nindi-ashlama-sib-rg-5830941

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев