Кәбестә тозлауның тагын берничә сере бар
Кәбестә тозлау серләре
Кәбестәне тозлау өчен соңрак өлгерүче сортлар кулай. Чөнки алар бик тыгыз һәм каты була. Шулай ук тагы берничә сере бар.
Кәбестәгә һәрвакыт диярлек кишер өстиләр. Никадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак. Чөнки кишер кәбестәнең кетердәвеклеген арттыра, хуш ис бирә. Шулай ук хуш исле түгәрәк кара борыч, ак әнис, укроп орлыклары, канәфер, кузаклы әче борыч салалар (тәмләткечләрне тоз белән бер күләмдә диярлек алырга кирәк). Кайбер хуҗабикәләр кәбестәгә мүк, нарат җиләкләре, алма, слива да куша. Кайвакыт чөгендер салалар: бу яшелчә кәбестәгә кызгылт төс бирү белән беррәттән, үзенчәлекле тәм дә өсти.Кәбестә тозлау серләре
• Угычтан уылган кишер кәбестәгә алсу төс кертә, кишерне юка гына итеп тураганда исә кәбестә ак төсен югалтмыйча кала.
• Бактерияләрдән саклау өчен кәбестә тозлауда кулланыла торган савыт эченә юка гына итеп бал катламы сыларга була.
• Кетердәп торсын өчен кәбестәгә бераз гына керән тамыры өстиләр.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев