САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме туры эфирдан күрсәтеләчәк

Гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук ТР Диния нәзарәте сайтында һәм «Хозур ТВ»ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

31 июльдә Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме туры эфирдан күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Татарстан мөселманнарының башлыгы, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук ТР Диния нәзарәте сайтында һәм «Хозур ТВ»ның YouTube-каналында күзәтеп булачак. Республиканың гает хөрмәтенә узган төп чаралары Галиев мәчетеннән 31 июльдә иртәнге сәгать 3.30дан күрсәтелә башлаячак. Бу вакытта Коръән укуны ишетеп булачак. 3.45 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 4.15 сәгатьтә карап булачак. Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 31 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 15.05 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк. 

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев