САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанга безнең тавыш кирәк

Татарстанлыларны Казанга “Хезмәт даны шәһәре” исемен бирү өчен тавыш бирергә чакыралар.

 Казан – мактаулы исем алырга дәгъва кылучы 20 шәһәрнең берсе. Бу исем халкы Бөек Ватан сугышы елларында Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләргә биреләчәк. Казан өчен za.kzn.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Россиядә “Хезмәт даны шәһәре” исеме өчен тавыш бирүне Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү белән бергә үткәрергә уйлыйлар.

Казанга мактаулы исем бирү тәкъдимен Татарстанның беренче Президенты, республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев