САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспортив турнир башлана

Халыкара турнир Татарстан башкаласында 21 февральдән 3 мартка кадәр узачак.

"Киләчәк уеннары«нда дөньяның 107 иленнән 277 команда катнашачак. Алар 21 фиджитал-дисциплинада көч сынашачак. Приз фонды 10 миллион доллар күләмендә каралган, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә ТР спорт министры Владимир Леонов.

Тулаем алганда, төп программада 16 дисциплина һәм киңрәк өлешендә 5 дисциплинада ярышлар көтелә. Алар «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә, «Ак Барс» көрәш сарае, Теннис академиясе, «Татнефть Арена», «Урам» экстрим-паркы, Иннополис, ИТ-парк, «Хезмәт резервлары» стадионы һәм Казан циркы кебек объектларда үтәчәк.

«Ак Барс» уенчысы һәм турнирда катнашучы Максим Пестушко билгеләп үткәнчә, фиджитал формат яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка игътибарын җәлеп итә ала.

«Киләчәк уеннары» — ул классик һәм киберспортның заманча һәм уңышлы миксы. Өметләр зур, шәп турнир булачак«, — диде УНИКС баскетбол командасы уенчысы һәм «Киләчәк уеннары» катнашучысы Иван Лазарев.

Матбугат конференциясендә билгеле булганча, тамашачыларны бушлай шатллар «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә кадәр илтәчәк. Андагы мәйданчыкка шулай ук электр поездында «Аэропорт» станциясенә кадәр барып була, ярышларга билетны күрсәтсәң, юлга түләргә кирәкми.

«Киләчәк уеннары» турнирының ачылу тантанасыннан туры трансляцияләр көтелә. Бүгенге көндә 73% билет сатылган, дип ассызыклады Владимир Леонов.

Билетларны турнирның рәсми сайты аркылы алу да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев