САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда Иван Грозный турында фильм төшереләчәк

Сценарий нигезендә беренче рус патшасы турында риваятьләр ята.

Россиядә Иван Грозный турында фильм төшерергә планлаштыралар. Бу турыда «Централ Партнершип» кинокомпаниясе сайтында хәбәр ителә.

Кино рус патшасының язмышы бәйле Казан, Мәскәү, Александр бистәсенең тарихи урыннарында төшереләчәк. Кино сценариесының нигезендә беренче рус патшасы турында күңелсез серләр һәм риваятьләр ята.

 

Киноның сценаристы һәм продюсеры - Иван Капитонов белән Святослав Подгаевский. Алар «Невеста», «Яга. Кошмар темного леса», «Вдова», «Русалка. Озеро мертвых» фильмнарын төшерүчеләр. Киноны QS Films белән «Централ Партнершип» кинокомпанияләре эшләячәк.

Төп рольләрне башкаручыларның һәм режиссерның исемен соңрак билгеле булачак.

http://Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев