САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан Россиянең иң матур 3 шәһәре исемлегенә керде

Татарстан башкаласы Россиянең иң матур шәһәрләре рейтингында өченче урынны алды.

Шундый сораштыруны Работа.ру сервисы Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче 2 меңнән артык кеше арасында уздырган.

Исемлектә Санкт-Петербург беренче урында, ул 51 процент тавыш җыйган. Икенче урында – Мәскәү, аны сораштыруда катнашучыларның 31 проценты билгеләп үткән. Өченче урынны Казан һәм Сочи бүлешкән, аларның икесенең һәрберсенә егерме тугызышар процент тавыш биргәннәр.

«Казанның матурлыгын архитектурада (61 процент), шәһәрнең табигате һәм ландшафтында (40 проценты) һәм шәһәрнең тарихи мирасында (40 процент) күрәләр. Сочиның табигатен (58 процент), яр буйларын һәм җәяү йөрү торган урыннарны (57 процент), шулай ук паркларны һәм ял зоналарын (56 процент) бәяләгәннәр», – диелә тикшеренүдә.

Исемлеккә шулай ук Калининград, Түбән Новгород, Краснодар, Екатеринбург, Владивосток һәм Төмән кергән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/soci-belan-berrattan-kazan-rossiyanen-in-matur-3-sahare-isemlegena-kerde-5856540

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев