САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтам әле туган авылыма

Кайтам әле туган авылыма- Ямьле, матур Мортыш – Тамакка.

Каршы алып өянкеләр әйтер: 
Хуш киләсең, әйдә, кунакка! 
Таныш миңа өй буенда үскән 
Ике яшел чыршы агачы. 
Истән чыкмый, үзенең җырын сузган 
Сандугачның моңлы баласы. 
Күңелемдә йөртәм биек тауның 
Әби чәче үскән битләрен. 
Онытмыймын җылы җилләрнең дә 
Назлап кына үпкән кичләрен. 
Минем монда кайтканыма сөенеп, 
Яфраклар да нидер серләште. 
Күпне күргән горур өянкеләр 
Балачакның серен өләште. 
Истә әле болын чәчкәсеннән 
Тәкыялар үреп кигәнем. 
Һәрчак кайтам туган авылыма, 
Чөнки монда минем үткәнем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев