САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясе дәвам итә

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең шул исемдәге хәйрия акциясе дәвам итә. Без райондашларыбызны акциябездә катнашырга чакырабыз. Сез кулдан бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, шарфлар һәм башка әйберләрегезне редакциягә алып килә аласыз. Без аларны районның коляскада гына йөрүче инвалид балаларына тапшырачакбыз. Сезнең бүләкләрне алган балалар турында газетабызда язып барачакбыз. Бу ай башында июнь өчен йомгак...

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең шул исемдәге хәйрия акциясе дәвам итә. Без райондашларыбызны акциябездә катнашырга чакырабыз. Сез кулдан бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, шарфлар һәм башка әйберләрегезне редакциягә алып килә аласыз. Без аларны районның коляскада гына йөрүче инвалид балаларына тапшырачакбыз. Сезнең бүләкләрне алган балалар турында газетабызда язып барачакбыз.

Бу ай башында июнь өчен йомгак ясалды-газета укучыларыбыз бәйләгән оекбашлар үз ияләрен тапты.

Акциягә кушылган кешеләргә рәхмәтебезне җиткереп, изге эштә катнашырга теләүчеләр алга таба да күп булырына ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев