САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Кәүҗияк мәктәбендә укучылар ремонтланган ашханәдә тукланалар

Кәүҗияк мәктәбендә дә ашханә ремонтына сөенеп бетә алмыйлар.

Узган ел биредә санитария бүлмәсен төзекләндергән булганнар.

— Нефтьчеләр бәйгесендә грант отып, шул хисаптан туалетларны яңарттык, ашханәдә яңа раковиналар, кул киптергеч урнаштырылды, — диде мәктәп директоры Шамил Фатыйхов.

Түшәм-идән, стена ремонты өстенә аш-су әзерләү блогындагы бөтен җиһаз яңартылган. Яшелчә, ит, балык турау өстәлләре, иттарткыч, су җылыткыч, табак-савыт юу машинасы, киптерү урыннары, җиһазлары яңа хәзер.

— Чиләк белән мискиләр генә элеккедән калган. Башка бар нәрсә дә яңа. Төзүчеләр эшләрне вакытында төгәлләделәр, бик сыйфатлы эшләделәр, — диде директор һәм шундый матур ремонт өчен район, республика, мәгариф бүлеге җитәкчелегенә, нефтьчеләргә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерде.

Бу хакта тулырак «Сарман» газетасының 15 сентябрь санында укыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев