Районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр
Бүген, 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Каташ Каран мәдәният йортында зур тантана узды. Анда озак еллар бергә тату гомер кичергән матур парлар хөрмәтләнде. Нәкыя һәм Мансур Ильясовлар - 55, Равил һәм Халидә Зәйнуллиннар - 50, Зөлфия һәм Фрат Зиннуровлар 40 ел үрнәк тормыш итеп, авылдашлары, райондашлар...
Бүген, 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Каташ Каран мәдәният йортында зур тантана узды. Анда озак еллар бергә тату гомер кичергән матур парлар хөрмәтләнде. Нәкыя һәм Мансур Ильясовлар - 55, Равил һәм Халидә Зәйнуллиннар - 50, Зөлфия һәм Фрат Зиннуровлар 40 ел үрнәк тормыш итеп, авылдашлары, райондашлар ихтирамын яулаган гаиләләр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева һәм район ЗАГС бүлеге баш белгече Гөлназ Шәяхмәтова, якыннары, балалары тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр, матур җырлар, дәртле биюләр алар хөрмәтенә башкарылды. Зәйнуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.
Индира Сәхипова:
- Мәхәббәт, тугрылык, татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып саналганнар. Сездәге кебек үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе булып торалар. Быел районыбызда яңа тормыш башлаган 86 гаилә дә тату яшәсеннәр, бер-берсен ихтирам итсеннәр иде. Сезгә балалар, оныклар хөрмәте белән бәрәкәтле гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Тулырак мәгълүмат - газетаның 9 июль санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев